Мөслим лицееның “Дуслык” мәктәп яны лагеренда ГТО ярышлары узды
Катнашучылар 4 төр буенча үзләренең җитезлеген, чыдамлыгын һәм физик әзерлеген күрсәттеләр
19 июнь көнне Мөслим лицееның “Дуслык” мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар ГТО нормативларын үтәү буенча көч сынашты. Катнашучылар 4 төр буенча үзләренең җитезлеген, чыдамлыгын һәм физик әзерлеген күрсәттеләр.
Ярышлар дустанә рухта, күтәренке кәеф белән узды. Балалар спортка булган кызыксынуларын һәм актив тормыш рәвешенә омтылышларын тагын бер кат расладылар.
Ярышларның төп судьясы – Фаттахов Расил Кирам улы.
Спорт белән шөгыльләнү – сәламәт һәм көчле киләчәккә ышанычлы адым!
Фотолар - Мөслим лиценнан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев