Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Мөслим лицее укучылары көрәш буенча район-ара беренчелектә призлы урыннар яулады

Әлеге чара Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган

 

22 ноябрь көнне Минзәлә шәһәрендә Бөек Ватан сугышының 80 еллыгына багышланган "Юбилейный" спорт мәктәбе тарафыннан оештырылган көрәш буенча районара беренчелеге узды. Мөхтәсибәт призына узган ярышларда 2012-2014 елгы яшь спортчылар арасында Мөслим районыннан сигез көрәшче катнашты, алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

 

Көрәшчеләребезнең тырышлыгы һәм осталыгы аркасында Мөслим районы командасы мактаулы өченче урынны яулады.

Көрәшчеләребезнең әлеге ярышта шәхси казанышлары:
65 кг авырлык категориясендә Латыйпов Динар 2 урын;
60 кг авырлык категориясендә Сәетгалиев Искәндәр 2 урын;
55 кг авырлык категориясендә
Хәлиуллин Раяз 2 урын;
50 кг авырлык категориясендә
Сәетгалиев Айвар 2 урын;
Сәетглаиев Данияр 4 урын.

Егетләрнең тренерлары: Садретдинов Ленар, Фәттахов Расил.

Фото – Мөслим лицее архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев