Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Мөслим йөзүчеләре Алтын боҗра кубогының бишенче этабыннан җиңү белән кайтты

Ярышлар «НацПлав - Дети» федераль проекты кысаларында оештырылды

13-14 сентябрьдә спорт мәктәбенең 5 катнашучыдан торган җыелма командасы йөзү буенча Алтын боҗра кубогының 5нче этабы кысаларында Әлмәт шәһәрендә узган ярышларда катнашты. Ярышлар "НацПлав - Дети" федераль проекты кысаларында оештырылды.

Анда 37 команда катнашты.
Мөслим спортчылары ярышлардан бүләкләр белән кайтты:

Ләйлә Баһауова - 200 м арада аркада йөзү буенча – 1 урын, 50 м дистанциядә баттерфляй алымы белән йөзүдә – 3 урын, 50 м аркада йөзү буенча 2 урынга лаек булды.

Әминә Хафизова – 100 м брасс алымы белән йөзүдә – 1 урын, 50 м ирекле йөзү – 2 урын, 200 м аркада йөзүдә 2 урын яулады.

Радель Хуҗиәхмәтов – 200 м ирекле йөзүдә – 1 урын.

Ислам Ситдыйков – 50 м баттерфляй алымы белән йөзүдә 2 урын алды.

Хәйдәр Мирхәйдаров үз дистанциясендә лаеклы нәтиҗәләр күрсәтте, нәтиҗәләрне яхшыртты.

📸 Мәгълүмат һәм фотолар – Мөслим спорт мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев