Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Спорт

Мөселманнар ярышты

Мөселман яшьләре спартакиадасы узды

Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 16 команда мини-футбол, кул көрәше, бадминтон, гер күтәрү, канат тарту, йөзүдә һәм викторинада көчләрен сынады. Мөселман яшьләре спарктакиадасы быел тугызынчы мәртәбә үтте.

– Бер күрешү – үзе бер гомер. Күпме дин әһеле күрешеп, дөнья хәлләре белән генә түгел, белемнәре белән дә уртаклаша. Шөкер, соңгы елларда динебез үсә. Ислам диненең бөтен тормышыбызны биләп торуы бәхәссез. Яшьләрнең дингә килүе дә сөендерә. Әлеге чараны да яшьләр тәкъдим итте, спартакиада алар тырышлыгы белән оештырылды. Бу эш дәвамлы булсын! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Быелгы спартакиадада Яңа Чишмә, Тукай, Лениногорск, Сарман, Азнакай, Актаныш, Чирмешән, Буа, Бөгелмә, Арча, Балык Бистәсе, Әлмәт, Алабуга, Мөслим районнарыннан һәм Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләреннән 19 команда катнашты.

– Мөселман яшьләре спартакиадасына 300гә якын кеше килде, җанатарлар да күп булды. Яшьләр арасында дингә тартылучыларның күп булуы сөендерә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мондый чараларда яше дә, карты да бик теләп катнаша. Ара ерак дип тормаганнар, бик ерак районнардан да килгәннәр. Ярышларда катнашучылар өчен төп шарт – командадагы һәркемнең биш вакыт намаз укуы. Спартакиаданың максаты – мөселман яшьләрен берләштерү, кардәшлек хисләрен ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен күрсәтү һәм киләчәк буында ислам диненә карата мәхәббәт тәрбияләү, – диде районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин.

 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 31 гыйнвар саныннан укыгыз.

 

Фотолар - Мөслим районы мөхтәсибәтеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев