Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Спорт

Команданың сынатмавы мөһим

Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, спортчыларны сәламләп, уңышлар теләде.

Спартакиаданы ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин, спортчыларны сәламләп, уңышлар теләде. 

– Мөслим районында олысы да, кечесе дә спортка тартыла һәм бу бик сөенечле! Спартакиаданың максаты – һәркемне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү, физик әзерлекне үстерү. Күпсанлы федераль проектларның берсе “Спорт – тормыш нормасы” исемен йөртә һәм ул бүген лозунг кебек яңгырый. Мөслим спортчылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда актив катнаша һәм уңышлары белән дан тота. Спартакиада традициягә әверелде, ул халыкны туплый һәм яхшы үрнәк бирә. Командаларга уңышлар һәм гадел җиңүләр телим, – диде Альберт Хуҗин.

“Яшьлек” спорт мәктәбе директоры Шамил Мадъяров командаларны ярышларның тәртибе белән таныштырды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

– Спартакиада – сәламәтлек кенә түгел, ә яхшы кәеф, хезмәттәшләр белән аралашу, көч һәм энергия ташкыны да ул. Мин спортны кечкенәдән үз итәм. Социаль яклау бүлеге командасы составында беренче тапкыр уйныйм. Мондый спорт чаралары берләштерә. Безнең егет-кызлар да ярышларда сынатмас, дип ышанам, – ди картлар йорты хезмәткәре Фәния Морзаханова.

Ярышлар шимбә көнне дә дәвам итте. Бу көнне йөзү, армрестлинг һәм бильярд ярышлары үтте. Ике көнлек уен нәтиҗәләре буенча беренче урынга мәктәпләрнең җыелма командасы лаек булды. Икенче урында – эчке эшләр, Росгвардия һәм янгын сүндерү-коткару бүлекләре командасы. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы өченче урында калды. 29 оешманы берләштерүче 9 команда бер ай дәвамында үзара көч сынашачак.  

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев