Команда рухы һәм сәламәт яшәү рәвеше
Спорт

Команда рухы һәм сәламәт яшәү рәвеше

«Милләтләр кроссы» нәтиҗәләре

Масштаблы чара төрле яшьтәге кешеләрне бергә җыйды, халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга һәм актив ял итүгә омтылуда берләштерде. «Яшьлек» спорткомплексында һәркем үзенең чыдамлыгын һәм характерын күрсәтә алды.

– Мөслимдә «Милләтләр кроссы» ел саен спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелә. Бу вакыйга уртак тырышлык белән тормышыбызны яктырак һәм баерак итә алуыбызны күрсәтә. Барлык катнашучыларга җирлекнең спорт үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтемне белдерәм. Мондый чаралар Мөслимдә алга таба да күркәм традиция булып дәвам итсен! Алга, яңа спорт үрләренә! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Кросста профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнашты. Алар арасында балалар да, өлкәннәр дә бар иде. Катнашучылар үзләренең спорт казанышларын күрсәтергә генә түгел, ә команда рухын ныгытырга омтылды. Төрле яшь категорияләре өчен аерым йөгереш тә оештырылды. Бу һәр катнашучыга үзен зур спортның бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирде.

– Мин кросска хезмәттәшләрем белән бербөтен булырга дип чыктым. Мондый вакыйгалар команда рухын ныгыта һәм киеренке мәктәп тормышыннан соң организмга ял итәргә мөмкинлек бирә. Мондый зур массакүләм спорт чараларында ел да бик теләп катнашам. Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, йөгерү, физик культура һәм актив ял итү инициативалы һәм энергияле кешеләрне берләштерә, – ди Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.

Номинацияләр һәм җиңүчеләр

Бәйрәм бүләксез булмый, диләр бит. «Милләтләр кроссы» да бүләкләү белән төгәлләнде.

  • «Иң актив җитәкче» номинациясендә район башлыгы Альберт Хуҗин бүләкләнде.
  • «Иң актив оешма» исеменә «Маяк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге лаек булды.
  • «Иң яхшы җанатарлар» булып район үзәк хастаханәсе коллективы танылды.
  • «Иң өлкән йөгерүче» исеме Иске Вәрәш авылыннан Рөстәм Нуриевка һәм балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано укытучысы Татьяна Пановага бирелде.

Кросста район үзәгендәге уку йортларыннан иң яхшы йөгерешчеләр дә ачыкланды. Алар – Мөслим урта мәктәбеннән Данияр Гыйлаҗев, лицейдан Хәким Габдрахманов, гимназиядән Румил Минеев һәм политехник техникумнан Әмир Гәрәев.

Номинацияләрдә җиңү яулаучыларга ТР Спорт министрлыгының истәлекле бүләкләре, район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.

Лилия Шәймиева фотосы


Нет комментариев