Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

«Кама аръягы лидеры» ярышларында

Йөзү буенча республика ярышларында спортчыларыбыз призлы урыннарга лаек булдылар.

5-6 апрель көннәрендә Чистай шәһәрендә  йөзү буенча "Кама аръягы лидеры" дип аталган  республика ярышлары уздырылды. Мөслим районы йөзүчеләренең 8 спортчыдан торган җыелма командасы ярышларда көч сынашты.  Анда ТР шәһәрләреннән 450дән артык спортчы катнашты.

Әмирә Шәйхразиева  200 метр брасс дистанциясендә көмеш медаль яулады. Ул шулай ук 100 метр баттерфляй һәм 100 метр брасс дистанцияләрендә 3 урынга лаек булды.  Әмирә 100 метрлы дистанциядә комплекслы йөзү буенча 1 спорт разрядын үтәде.

Динар Шәфигуллин  200 метр дистанциядә аркада йөзеп 3 нче урынны алды.

Призерларның тренерлары - Алмаз  Дәүләтшин, Фәрхәт Хәбибуллин.

Фото - спорт мәктәбеннән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев