Яшьләрне спортка җәлеп итүнең бер чарасы – иптәшләрчә матчлар!
Мәйданда ике команда – Мөслим гимназиясенең егетләрдән торган «ПМ» һәм Күбәк урта мәктәбенең кызлардан торган «Лидер» командалары очрашты
Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм аларны спортка тарту максатыннан, Мөслим гимназиясенең спорт залында баскетбол буенча иптәшләрчә матч узды!
Мәйданда ике команда – Мөслим гимназиясенең егетләрдән торган «ПМ» һәм Күбәк урта мәктәбенең кызлардан торган «Лидер» командалары очрашты.
"Җитез хәрәкәтләр, туп өчен көрәш – уен спорт дәрте белән үтте. Мондый очрашуларда иң мөһиме җиңү генә түгел, ә команда рухы, дуслык, бер-береңә хөрмәт һәм тәҗрибә туплау. Алар яшьләрнең спортка кызыксынуын арттыра, актив ял итүгә этәрә", – дип хәбәр итәләр Күбәк урта мәктәбеннән.
Яшь баскетболчыларга афәрин! Алда тагын да кызыклы матчлар һәм яңа җиңүләр көтсен!
Фотолар – Күбәк урта мәктәбеннән.
Нет комментариев