Яшь көрәшчеләр бил алышты
Илдар Шәймиев истәлегенә республикакүләм татар-милли көрәш ярышлары үтте.
Илдар Шәймиев – Мөслим егете. Кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнеп, күп мәртәбә Сабантуй батыры булып калган, республика ярышларында беренче урын яулаган райондашыбыз. Аның истәлегенә көрәш ярышлары быел өченче мәртәбә оештырылды.
“Татар йорты” ихатасында 110 спортчы бил алышты. Татарча көрәш өч яшь категориясендә үтте. Бәйгедә Әлмәт, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Нурлат, Азнакай районнарыннан 13 үлчәү авырлыгында 110 яшь көрәшче бил алышты.
– Мөслим районы спортчылары белән дан тота. Фани дөньядан бик иртә китсәләр дә, матур нәтиҗәләр, соклангыч уен күрсәткән шәхесләр бар. Рафаэль Садриев, Хәләф Шәмсетдинов, Айзат Сабитов истәлегенә үткәрелгән спорт ярышлары шуның ачык мисалы булып тора. Мондый төр ярышлар үткәрү яшь буынга патриотик тәрбия бирә, балаларның мөмкинлекләрен ача, чыныктыра, милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәшен пропагандалый. Мондый төр бәйгеләр дәвамлы булырга тиеш. Көрәшне, динне, гореф-гадәтләрне саклау, Ватанны яклау шушыннан башлана, – ди Татарстан көрәш федерациясе әгъзасы Алгиз Корбанов.
Лилия Шәймиева фотосы
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 23 май саныннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев