Спорт

«Дельфинята» турнирыннан – медальләр белән!

Әлеге ярышларда спорт мәктәбе командасы составында 4 спортчы катнашты

7 ноябрь көнне Әлмәт шәһәрендә 2012–2018 елларда туган яшь йөзүчеләр арасында «Дельфинята» йөзү турниры узды. Әлеге ярышларда спорт мәктәбе командасы составында 4 спортчы катнашты.

Турнирда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан, шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән 26 команда көч сынашты.

Мөслим йөзүчеләре лаеклы чыгыш ясап, медальләр яулады.

2018 елгы кызлар арасында Гыйльметдинова Амира ике тапкыр алтын медальгә лаек булды. Ул 50 метрга брасс һәм 50 метрга аркада йөзү дистанцияләрендә беренче урынны алды.

2016 елгы кызлар арасында Садретдинова Сафия ике бронза медаль яулады. Ул 50 метрга ирекле стильдә һәм 50 метрга брасс белән йөзүдә өченче булды.

2017 елгы малайлар арасында Хуҗәхмәтов Радель 50 метрга ирекле стильдә йөзүдә көмеш медальгә лаек булды.

Яшь спортчыларыбызны һәм тренерларын матур нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Алда да яңа җиңүләр, югары үрләр һәм зур уңышлар насыйп булсын!

Фотолар һәм мәгълүмат - спорт мәктәбеннән.


Нет комментариев