Булат Вәлиев истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узды
Ярыш райондашларыбыз өчен түбәндәге нәтиҗә белән тәмамланды
6 декабрь көнне Әлмәт шәһәрендә якташыбыз, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, көрәш буенча Россия һәм ТР чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә 2008-2009 һәм 2020-2011 елларда туган яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узды.
Ярыш райондашларыбыз өчен түбәндәге нәтиҗә белән тәмамланды:
1 урында - Искәндәр Сәетгалие (60 кг)
2 урында - Илдан Гайсин (70 кг)
3 урында - Данияр Сәетгалиев (43 кг)
3 урында - Айвар Сәетгалиев (46 кг)
3 урында - Раяз Хәлиуллин (55 кг)
Әмир Вәлиев, Илсаф Әхмәтшин, Айдан Сәетгалиев та матур көрәш һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Спортчыларны ярышларга Ленар Садретдинов, Расил Фәттахов әзерләде.
Фотолар - "Яшьлек" спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев