Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Армрестлинг буенча республика турнирында катнаштылар

Яр Чаллы шәһәрендә армрестлинг буенча республика турниры узды.

13-15 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә спорт мастеры Юрий Сорокин истәлегенә армрестлинг буенча республика турниры узды. Турнирда   Татарстан һәм Удмуртиянең 12 командасыннан 260тан артык спортчы катнашты. Турнирда Мөслим спорт мәктәбе кул көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясады. 70 кг авырлыкта алтын медальне спорт мастерына кандидат Айзат Әхмәдуллин яулады. Илзирә Зиннурова (45кг), Раил Хөснетдинов (65 кг югары), споорт мастеры Илина Бариева (55 кг) көмеш медальләргә лаек булдылар. Салих Сафин (50 кг) һәм Ринас  Ханов (55 кг) бронза яулады. Спортчыларыбыз 1-2 декабрьдә Чистай шәһәрендә узачак Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашачак. Аларга уңышлар телибез!, - дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән.

Фото - спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев