Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

11нчеләр ГТО тапшыра

Район мәктәпләрендә белем алучы 11 нче сыйныф укучылары ГТО нормативлары тапшырды.

10 март көнне Мөслим районы мәктәпләрендә белем алучы 50 дән артык 11 нче сыйныф укучысы ГТО нормативлары тапшырды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе өчен бу - үз көчеңне сынау мөмкинлеге генә түгел, ә югары уку йортларына кергәндә, өстәмә баллар алу ысулы да.
Укучылар нормативны "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында тапшырды.
Югары нәтиҗәләрне түбәндәге укучылар күрсәтте:
Алга иелү - Резеда Дәүләтгәрәева (Мөслим гимназиясе) - +27 см;
30 метрга йөгерү - Алина Ханова (Мөслим лицее) - 5,5 секунд;
1 минутта гәүдәне күтәрү - Алина Ханова (Мөслим лицее)- 62 тапкыр;
1 минутта гәүдәне күтәрү – Рамазан Хәсәнов (Мөслим лицее) - 69 тапкыр;
30 метрга йөгерү - Ситдиков Алмаз (Мөслим гимназиясе) - 4,3 секунд;
Урыннан сикерү - Ильяс Газымов (Г. Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе) – 286 см.
Ярыш нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән укучыларга Мөслим райоеы буенча ГТО тестлаштыру үзәгенең грамоталары тапшырылды.

Фото - мәгариф бүлеге архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X