Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сорау-җавап

Товар яраксыз булса, кредитны ничек кайтарырга

Кредитка диван сатып алган идем. Ул сыйфатсыз булып чыкты. Акчаны кайтара аламмы һәм банк белән ничек исәп-хисап ясарга?

Кредитка диван сатып алган идем. Ул сыйфатсыз булып чыкты. Акчаны кайтара аламмы һәм банк белән ничек исәп-хисап ясарга? 
Рамазан Гайзатов. 
Мөслим. 

Товарны кибеткә кайтарып биргәндә сатып алучы сатучыдан сату-алу килешүен гамәлдән чыгаруны раслаучы документ таләп итәргә тиеш. Әгәр дә инде товар өчен кредитка алынган акча белән түләнгән булса, сатучы акча средстволарын банкка кайтарырга тиеш. Акчаның бер өлешен сатып алучы үзе мөстәкыйль рәвештә түләсә, ә калган өлеше банк хисабыннан түләнсә, сатучы һәркемгә үз өлешен кайтара: сатып алучыга – аның средстволарын, банкка – кредит суммасын. Акча алу өчен сатып алучыга банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банктан банк кредиты гамәлдән чыгару турында килешү таләп итәргә киңәш итәбез. Анда банкның кулланучыга карата финанс дәгъвалары юклыгы хакында фраза булырга тиеш. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 24 маддәсе нигезендә кредитка сатылган товарны сыйфатсыз булуы сәбәпле кире кайтарган очракта кулланучыга товарны кайтару көненә түләнгән кредит күләмендә сумма кайтарып бирелә, шулай ук килешүдә каралган очракта кредит биргән өчен түләү дә каплана. Банк түләнгән процентларны кайтарырга бурычлы түгел. Аларны кайтарып буламы соң? Законда сатып алучы сатучыдан чыгымнарны тулысынча каплавын таләп итәргә хокуклы диелә. Кредиттан файдаланган өчен процентларны чыгымнарга кертү-кертмәү судья каравына кала. 
Исегездә тотыгыз: банк белән килешү рәсми рәвештә гамәлдән чыгарылмыйча, товар төзек булмаса да һәм сез аны сатучыга кайтару процедурасын башлаган булсагыз да, түләүләрне даими башкарырга кирәк. Һәр төрле кредит килешүендә дә түләүне кичектергән өчен неустойка каралган һәм банк алдында сезнең бурычыгыз геометрик прогрессиядә үсәчәк. Нәтиҗәдә банк сезгә акчаны кайтарачак, әмма ул бик кечкенә сумма булачак. Һәм бу законны бозуга кермәячәк.

Изображение от Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X