Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Сорау-җавап

Күгәрченнәр тынгы бирми

Мөслим авылының Кооператив урамында яшәүче Сәрия ханымнан сорау килде

– Мин Кооператив урамының 166 йортында 3 катта яшим. Түбәгә якын булгач, төтен чыгу юлыннан күгәрченнәр кереп-чыгып йөри. Газ торбасы эченә дә керәләр. Торба эченә кереп үлгән күгәрченнәрнең исе өй эченә керә, тавышлары ишетелә. Торак милекчеләре җәмгыятенә мөрәҗәгать иткәч,  төтен  чыгу  юлларына  кирпечләр куйганнар иде, аларны күгәрченнәр төшереп бетерде. Берәр чара күрсәләр яхшы булыр иде.

Әлеге сорауга торак милекчеләре җәмгыяте хезмәткәре Гөлшат Фәхерлегаяновадан җавап алдык.

– Күпфатирлы йортларның һәркайсында вентиляция ачык булырга тиеш. Әлеге тишекләрне капларга ярамый. Ташлар куеп карадык, файдасы булмады. Йорт түбәсенә менеп эшләү өчен биеклектә эшләргә рөхсәт ителгән махсус белгечләр, альпинистлар кирәк. Безнең оешманың андый белгеч чакырырга һәм вентиляциягә сетка куярга финанс мөмкинлеге юк.

Фото – Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев