Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сорау-җавап

Этикеткасыз киемне кайтарып буламы?

Кибеттән алган өс киемнәрен кайтаруның нечкәлекләре бар

#сорау_җавап
Хәзерге заманда вакытны экономияләү өчен киемнәрне интернет-кибетләрдән кайтарту очраклары арта. Теләсәң, заказны китереп бирү мөмкинлеге дә бар.

Кайберәүләр киемне алу белән этикеткасын кисеп ташлый. Ә кием ярамаса нишләргә? Этикеткасыз киемне кибеткә кайтарып буламы?
Товарны кайтару тәртибе "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законының 25 маддәсе 1 пункты белән расланган. Товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектациясе буенча туры килмәсә, кулланучы шул ук сатучыдан товарны алыштырып алырга хокуклы. Товар, сатып алу көнен исәпкә алмаганда, ундүрт көн дәвамында алыштырылырга тиеш.

Күрсәтелгән товар кулланылышта булмаса, кыяфәте, этикеткасы сакланса, товар чегы, касса чегы яисә әлеге товарның түләвен раслаучы башка документ булса, сатучы товарны алыштырырга тиеш. "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы закон сатып алучыга 14 көн эчендә кибеткә сыйфатлы товарны кайтарырга һәм аның өчен түләнгән акчаны таләп итәргә рөхсәт итә. Шул ук вакытта кире кайтарылучы товарның кыяфәте: сату датасына булган завод ярлыклары, биркалар, контроль-идентификация билгеләре булырга тиеш.

Продукция турында мәгълүматны урнаштыруга җаваплы караган җитештерүче товарның сыйфаты турында да кайгыртачак.

Кием-салым, трикотаж, баш киеме, эчке кием һәм башка тегелгән товарларны маркировкалау буенча стандарт — ГОСТ 10581-91. Товарны маркалауда һичшиксез күләм турында да мәгълүмат булырга тиеш. Сатып алучы ярлыкларны, тамгаларны һәм биркаларны алып ташласа, кибет товарны алыштырырга һәм аның өчен акча кайтарырга тиеш түгел.

Резеда Әхмәтшина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев