Бердәмлек белән көчле без!
4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелде
2005 елдан бирле билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге көне Россиянең яңа тарихында Октябрь бәйрәмен алыштырды. Бу көн – илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итүнең күркәм билгесе. Бердәмлек – Татарстанда яшәүче барлык милләтләрнең дуслыгын, татулыгын, хөрлеген һәм рух ныклыгын да гәүдәләндерә. Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы көне уңаеннан райондашларыбызның фикерләрен белештек.
Галина Светлякова,
“Рус милли мәдәни бер-ләшмәсе” иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлекчәсе җитәкчесе:
– Бердәмлек көне һәм Татарстан Республикасы көне – минем өчен дәүләт бәйрәме. Бу бәйрәм милләтләрнең көчен гәүдәләндерә, шул ук вакытта ул безгә үткәннәрне искә төшерә, данлы юл үткән батырлар турында искәртә. Бу көнне без илебездә
яшәүче төрле милләтләрнең мәдәни бердәмлеген дә бәялибез һәм аны тагын да үстерү, ныклы итү өчен өлеш кертүебез белән горурланабыз. Бу көн төрле милләтләрнең аңлашып дус-тату яшәвенең бер дәлиле булып тора. Милләтләр дуслыгы – республикабызның гына түгел, илебезнең дә төп байлыгы. Киләсе елларда да шушы дуслыкны, бердәмлекне югалтмасак иде. Дуслык белән бердәмлек булган җирдә тынычлык һәм иминлек тә булачак!

Галина Романова,
керәшеннәрнең милли-мәдәни автономиясенең Мөслим җирле бүлеге җитәкчесе:
– “Бердәмлек” сүзе үзе үк – бердәм булып яшәү, бердәм булып хезмәт куюны аңлата. Шөкер, районыбызда бар милләт вәкилләренә дә бертигез караш һәм хөрмәт яши. Район җитәкчелеге һәм республикабыз тарафыннан да милләтләр дуслыгына һәм бердәмлегенә һәрвакыт зур игътибар бирелә. Бу район үсеше өчен дә, авылларыбызның яшәеше өчен дә бик әһәмиятле, дип уйлыйм. Киләсе елларда да шушы бердәмлекне югалтмыйча, дус һәм тату булып яшәргә насыйп булсын!

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев