Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Социаль фонд

Хезмәт стажы зур булу файдалы

Авыл хуҗалыгында озак еллар эшләгән өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча алу хокукына ия. Быел Татарстан Республикасында мондый түләүне 40515 кеше алачак.

Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксацияләнгән түләүнең 25 процентын тәшкил итә. Әлеге түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29184,98 сумга җитә.

Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән һәм авылда яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар югары пенсиягә хокуклы. Бу өстәмәләр иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп итми.

– Өстәмә түләүгә хокукны авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала. Исемлеккә 500дән артык һөнәр керә: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар, – дип хәбәр итә Россия Софиаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев