Пенсияләр индексацияләнде
Татарстанда, пенсияләрне 7,3 процентка индексацияләү нәтиҗәсендә, иминият пенсиясенең уртача күләме 1617 сумга артты һәм уртача 23777 сум тәшкил итте
Картлык буенча хезмәт пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча һәм туендыручысын югалту сәбәпле иминият пенсияләре дә артты.
Соңгы индексациянең үзенчәлеге – аның эшләүче пенсионерларга да кагылуында. Пенсияләр моңа кадәрге барлык индексацияләрне исәпкә алып арттырылды. Индексация 200 меңнән артык эшләүче пенсионерга кагылды.
– Әлеге алым пенсионерлар өстәмә акча ала алсын өчен кулланылды. Бу – индексация эшләүче пенсионерның хәзер ала торган суммасына түгел, ә ул эштән туктаган очракта алачак пенсия суммасына ясалган, дигән сүз. Эштән туктаганнан соң, аның пенсиясе, ул пенсия яшенә җиткәннән соң үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып, кабат исәпләнәчәк, – дип аңлатты Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәсәлән, эшләүче пенсионер 2021 елдан бирле 17425 мең сум пенсия ала. Аның шәхси счетында пенсиянең күләме, ул пенсиягә чыкканнан соң үткәрелгән индексацияләрне исәпкә алып, 22809 сум күләмендә билгеләнгән. Гыйнвар индексациясе әлеге югары пенсия күләменә карата 7,3 процентка ясалган. Нәтиҗәдә, пенсионер ала торган 17425 сум пенсиягә 1665 сум өстәлгән. Ә пенсионер эштән туктагач, аның индексация нәтиҗәсендә арттырылган пенсиясенә төшереп калдырылган индексацияләр суммасы да өстәләчәк һәм аның пенсиясе 24474 сум тәшкил итәчәк.
Бер үк вакытта индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе һәм иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме дә 7,3 процентка арттырылды. Бер индивидуаль пенсия коэффициентының бәясе – 133,05 сумнан 142,76 сумга, иминият пенсиясенә теркәлгән түләү күләме 8134,88 сумнан 8728,73 сумга кадәр арттырылды.
Фото – «Татар-информ» архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев