Пенсиягә өстәмә
Татарстан Республикасында 6 меңнән артык ата-ана балигъ булмаган балаларын һәм студентларны тәрбияләү өчен пенсиясенә өстәмә акча ала. Тәрбиясендә (иждивение) балигъ булмаган яшьтәге яки мәгариф оешмаларында көндезге формада белем алучы балалары булган пенсионерлар иминият пенсиясенә теркәлгән арттырылган түләү алуга хокуклы.
Әлеге төр түләү уку фактына бәйсез рәвештә бала 18 яшькә җиткәнче бирелә. Бала укуын көндезге бүлектә дәвам иткән очракта өстәмә түләү 23 яшькә кадәр саклана. Студент читтән торып, дистанцион яки кичке формада укуга күчкән очракта түләү туктатыла.
2025 елда өстәмә түләү күләме бер балага – 2 969,23 сум, ике бала өчен – 5938,47 сум, өч бала булганда 8907,70 сум тәшкил итә. Арттырылган түләү пенсионерның эшләү фактына бәйсез рәвештә билгеләнә. Аерма шунда: эшләүче пенсионерлар өчен индексация исәпкә алынмый.
18 яшьтән өлкәнрәк студентлар өчен өстәмә түләү рәсмиләштергәндә, уку йортыннан, уку башлану һәм тәмамлану вакытын күрсәтеп, белем алуның көндезге формада баруы турындагы белешмә, шулай ук баланың иждивениедә булуын раслаучы документлар кирәк. Бу торак, продуктлар, кием-салым өчен түләү турындагы квитанцияләр яки чеклар, яисә укыган өчен түләү турында килешү булырга мөмкин. Әгәр студент рәсми рәвештә эшли һәм керем ала икән, ул иждивенец булып саналмый. Бу очракта пенсионерның өстәмә тү-ләү алу хокукы юкка чыга.
– Пенсияне яңадан исәпләү, барлык кирәкле документларны тапшырып, гариза белән мөрәҗәгать иткән айдан соң килгән айның беренче числосыннан гамәлгә ашырыла. Бала 2024нче елның 1 гыйнварыннан соң туган очракта, өстәмә түләү пенсионер мөрәҗәгатеннән башка проактив режимда башкарыла, – дип хәбәр итте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Арттырылган түләү билге-ләү турындагы гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның Татарстан бүлегендә яки күпфункцияле үзәктә тапшырырга мөмкин.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев