Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Пенсия дә, пособиеләр дә арта

2024 елда социаль өлкәдә шактый үзгәрешләр көтелә.

Үзгәрешләр хакында Россия социаль фондының Мөслим бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева белән әңгәмә кордык.

– Фәридә Урмановна, быел пенсияләр индексацияләнә, дип ишеттек...

– Гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,5 процентка индексацияләнә. Индексация картлык буенча пенсия алучы 27 миллионнан артык кешегә кагылачак. Пенсия айга уртача 1,6 мең сумга артачак. Нәтиҗәдә эшләмәүче пенсионерларга айлык түләү уртача 23,4 мең сумга җитәчәк.

– Балалар өчен пособиеләр күләме дә артамы?

– Яшәү минимумы күләме арту күпчелек пособиеләр артуга китерә. Пособие суммасы төбәктә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. 1,5 яшькә кадәр баланы карау буенча пособие алу хокукы кала. Әни кеше эшкә чыккан очракта да бала карау буенча пособие саклана. Тулы булмаган эш көненә, өйдә һәм дистанцион эшләгәндә дә пособие түләнә. 18 яшькә кадәрге инвалид баланы яки беренче төркем инвалидны караган өчен түләүләр эшләүче ата-аналарга, опекуннарга да бирелә һәм тулы булмаган эш вакыты шартларында да саклана.

Лилия Шәймиева

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев