«Берьюлы зур сумма»: 2027 елда Россиядә 600 меңгә якын кеше пенсия тупланмаларын алачак
Социаль фонд

«Берьюлы зур сумма»: 2027 елда Россиядә 600 меңгә якын кеше пенсия тупланмаларын алачак

2027 елда ил буенча 593 мең кеше үзләренең барлык пенсия тупланмаларын бер тапкыр бирелә торган түләү рәвешендә алырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы 2026–2028 елларга федераль бюджет проектына сылтама белән хәбәр итә

2027 елда пенсия тупланмаларының бер тапкыр бирелә торган уртача күләме 119 мең сумнан артыр дип көтелә. Документ нигезендә, аны 592,9 мең кеше алачак.

2028 елда мондый түләүне алучылар саны 574 мең тирәсе булыр дип фаразлана. Аның уртача күләме 113,5 мең сумга якын тәшкил итәчәк.

Пенсия тупланмалары шул исәптән эш бирүчеләрнең 2002-2013 елларда түләнгән иминият взнослары хисабына формалаша. Аларга шулай ук алынган инвестиция кереме яки ана капиталы акчалары да керә.

Пенсия тупланмаларын берничә ысул белән алырга мөмкин. Бөтен сумманы бер тапкыр түләүдән тыш, тупланма пенсия һәм сроклы пенсия түләве каралган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyada-pensiya-tuplanmasynyn-ber-tapkyr-birela-torgan-urtaca-kulame-119-men-sumnan-arta-5928649

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев