Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Вакцинацияләү буенча актив эш бара

Мөслим районы үзәк хастаханәсендә халыкны грипптан вакцинацияләү дәвам итә.

Мөслим районы үзәк хастаханәсендә халыкны грипптан вакцинацияләү буенча актив эш бара. Хастаханә хезмәткәрләре «Миләшкай», «Кояшкай» һәм «Ләйсән» балалар бакчасы хезмәткәрләренә гриппка каршы вакцинация үткәрделәр.
Гриппка каршы прививка ясатканчы, табиб (фельдшер) медицина тикшерүе үткәрә. Иммунизация алдыннан  авыруларны, шул исәптән хроник авыруларны, дару препаратларына аллергик реакцияләрне ачыклыйлар. Прививка ясатыр алдыннан термометрия үткәрелергә тиеш.
 Вакытында үткәрелгән вакцинация авыруларны 60-90% ка киметергә мөмкинлек бирә. Вакцинация халыкның барлык төркемнәренә дә мөһим,  әмма медицина хезмәткәрләре, транспорт өлкәсе, сәүдә һәм коммуналь хезмәтләр өлкәсендә эшләүчеләр үз сәламәтлекләренә битараф булмасыннар иде, - дип язалар үзәк хастаханәдән. 

Фото - район үзәк хастаханә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев