Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тыл ветераннарына медицина ярдәме күрсәтелде

Алсу Таишева шәфкать туташлары белән берлектә тыл ветераннарының өйләренә барып, медицина ярдәме күрсәтте.

Бөек Җиңү көне алдыннан участок табибы Алсу Таишева шәфкать туташлары белән берлектә тыл ветераннарының өйләренә барып, медицина ярдәме күрсәтте: өлкәннәрнең йөрәк эшчәнлеге яздырылды, кан басымы һәм күз эчендәге басым үлчәнде. Күрсәтмәләр буенча өлкәннәргә дәвалану билгеләнде. 

Дусай авылында “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проекты буенча фельдшер-акушерлык пункты төзелә башлады. Төзелеш тәмамланганнан соң бина яңа җиһазлар белән комплектланачак. Дусай авылында бүгенге көндә 151 кеше гомер кичерә. Тиздән аларга уңайлы шартларда медицина ярдәме алу мөмкинлеге булачак. 

Фото - Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев