Тургаймы, әллә ябалакмы?
15 мартта Халыкара йокы көне билгеләп үтелә. Бу дата йокының сәламәтлеккә йогынтысы зур булуына игътибар юнәлтү максатында билгеләнгән.
Галимнәр фикеренчә, өлкәннәр тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга тиеш. Кайбер белгечләр хатын-кызлар күбрәк йокларга тиеш, дип саный, чөнки алар хислерәк. Организмның нормаль эшләве өчен балаларга тәүлегенә ун сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк. “Туйганчы йоклау балаларда игътибарлылык, гиперактивлык синдромнары чагылышын киметә”, – диләр табиблар.
Дөнья халкының 30-45 проценты йокысызлыктан интегә икән. Йокысызлыкның сәбәпләре төрле.
– Йокы – туклану һәм физик күнегүләр кебек үк, организмның төп ихтыяҗларыннан берсе, – ди район хастаханәсенең участок терапевты Алсу Таишева. – Күпләр эш яки күңел ачу хисабына йокыдан баш тарта. Югыйсә йокы – организм өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган ял. Кызганыч, йокы бозылудан барлыкка килгән проблемалар турында күпләр белми. Аз йоклау, йокысызлык инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларының барлыкка килү куркынычын арттыра. Шул ук вакытта эшкә сәләтлелек кими, иммунитет, тормыш сыйфаты начарлана.
Белгечләр фикеренчә, соңгы ун елда йокы вакыты нык кимегән. Республикабызда үткәрелгән тикшерүләрдән күренгәнчә, шәһәрдә яшәүчеләр, авыл халкына караганда, 40-50 минутка азрак йоклый икән.
Йокларга яту һәм уяну вакыты белән кешеләр “тургай”ларга һәм “ябалак”ларга бүленә, диләр. Әмма “бу – нибары гадәт”, – ди белгечләр. Иртә ятып иртә тору күпкә дөресрәк.
“Йоклаганда көн дәвамында тупланган мәгълүмат, шул исәптән кичерешләр дә эшкәртелә. Бала җитәрлек йокламаса, бу аның игътибары кимүгә, мәгълүматны эшкәртү тизлеге начарлануга китерә, сабыйның кәефе бозыла, елый башлый”, – диләр белгечләр.
Заманча гаджетлар да баланың йокысына йогынты ясый.
– Балалар телефонда җитезлек, тизлек һәм игътибар таләп итүче уеннар уйный икән, организмда гомуми активлашу өчен җаваплы гормоннар эшләнә. Сыйфатлы йокының нигезе булган мелатонин гормонын эшләп чыгару да яктылык дәрәҗәсенә бәйле. Яктылык күбрәк булган саен, мелатонин азрак булачак, шуңа смартфон-планшетлар йокыга китәргә ярдәм итми, – ди Алсу Таишева.
Табиб йокы гигиенасы таләпләрен төгәл үтәргә чакыра.
– Йокларга ике-өч сәгать кала физик күнегүләр ясамаска, авыр ризык ашамаска һәм бүлмәне җилләтергә кирәк. Саф һавада йөреп керегез. Бәйләргә, чигәргә, матур әдәбият укырга мөмкин. Йоклар алдыннан детективлар укымагыз. Йокы бүлмәсендә эш турында сөйләшергә, телевизор карарга, мөнәсәбәтләр ачыкларга кирәкми. Күпчелек органнар эшчәнлеге йокы вакытында башка режимга күчә: сулыш алу сирәгәя, йөрәк тибеше кими, кан басымы, тән температурасы төшә һ.б. Ашкайнату процессы да акрыная. Соң һәм нык итеп ашау куркыныч төшләр күрергә сәбәп була, иртән ашказанында авырлык сизелә. Төнлә ашказаны ял итәргә тиеш. Йокыга китә алмый интегүчеләргә ятар алдыннан күп ашамаска, кофе һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш ителә, – ди табиб.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев