Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Туберкулезга каршы – бергәләп!

24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Иң куркынычлардан саналучы авыру дөньяда үлемгә китерүче 10 төп сәбәпнең берсе булып тора

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, планета халкының өчтән бере туберкулез микобактерияләре белән зарарланган. Оешма билгеләп үткәнчә, дөньяда ел саен 10 миллионнан артык кеше туберкулез белән авырый, шуларның 1 миллионнан артыгы – балалар. Туберкулез булган, бар һәм булачак, ди табиблар.

– Туберкулез таякчыклары бөтен органнарны да: бөерне, бавырны, умыртка баганасын, баш миен һәм башка органнарны зарарларга мөмкин. Бер тапкыр туберкулез белән авырып, терелгән кеше әлеге авыруны кабат эләктерә ала, – ди район хастаханәсенең фтизиатр бүлмәсе шәфкать туташы Нәргизә Бәдертдинова. – Узган ел туберкулез ачыкланган 2 кеше исәпкә куелды. Районда туберкулез белән 10 кеше исәптә тора. Аларның барысы да – 40 яшьтән узган өлкәннәр. Бу соңгы чик, дип әйтеп булмый, чөнки кеше туберкулез белән авыруын белмәскә дә мөмкин. Шуңа 15 яше тулган яшүсмерләр һәм өлкәннәр елга бер тапкыр флюорография узарга тиеш. Флюорография туберкулез, үпкә ялкынсынуы, яман шеш кебек куркыныч авыруларны ачыкларга ярдәм итә. Шунысы сөендерә: районда туберкулез белән авыручы балалар юк.

Табиблар билгеләп үткәнчә, туберкулез белән авырганнан соң иммунитет нык түбәнәя.

– Туберкулез микроблары, авыру сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, көлгәндә, төкерек белән һавага тарала һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кеше организмына үтеп керә. Авыру башлану өчен берничә сәбәп кирәк: тумыштан килгән түбән иммунитет, тиешенчә тукланмау, еш салкын тию, бронхиаль астма, хроник бронхит, беренче һәм икенче төр шикәр авыруы, даими стресслар, аракы, тәмәке һәм наркотиклар куллану. Туберкулез белән авыручыларны ачыклау максатында, район үзәк хастаханәсе ел дәвамында нәтиҗәле эш алып бара һәм кисәтү чаралары да үткәрә. Авыру расланган кешеләр махсус диспансерларга дәваланырга җибәрелә, – ди Нәргизә Бәдертдинова.

Республиканың 15 рай-онында туберкулез белән авыручылар саны республика күрсәткеченнән югары. Бу исемлектә Югары Ослан, Спас, Сарман, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Нурлат, Минзәлә, Менделеевск, Бөгелмә һәм тагын алты район бар. Биш районда туберкулез белән авыручылар саны 1,5 мәртәбә арткан. Исемлектә Мөслим районы юк, әмма тынычланырга ярамый. Туберкулезга каршы көрәштә иң мөһиме – һәр кешенең үзенең һәм тирә-юнендәгеләрнең сәламәтлеге өчен җаваплылык тоюы, авыруны башлагыч чорында ачыклау өчен елга бер флюорография узу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә игътибарлы булыйк!

Фото – Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев