Сәламәтлек

Татарстанда бер атна эчендә 11 меңнән артык кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган

Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хәбәр итә

Татарстанда бер атна эчендә ОРВИ һәм гриппның 11 463 очрагы теркәлгән. Бу эпидемиологик бусагадан 26,5 процентка түбәнрәк, дип хәбәр итә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе.

Бүгенге көнгә республикага гриппка каршы 707 980 доза вакцина кайткан. Кампания башланганнан бирле 201 567 кеше, шул исәптән 57 415 бала прививка ясаткан.

Ведомствода искәртеп үтүләренчә, вакцинацияне табиб караганнан соң теркәлгән урын буенча поликлиникаларда узарга мөмкин.

 


Нет комментариев