Сәламәтлек

Табиб иммунитет төшүнең төп сәбәбен атады

Бу хакта РИА Новостига медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-иммунолог Андрей Шабалдин сөйләде

Кискен һәм хроник стресслар иммунитетны көчсезләндерә һәм йогышлы, аллергик һәм хәтта онкологик авырулар үсешенә китерергә мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-иммунолог Андрей Шабалдин.

«Барыннан да элек, иммунитет кискен яки хроник стресс аркасында көчсезләнә. Кайбер стресс ситуацияләреннән соң, мәсәлән, якын кешене югалту, герпес, аллергик (кискен кычыту) һәм аутоиммун (калкансыман бизнең аутоиммун зарарлануы) кебек йогышлы авырулар үсеш ала», - дип сөйләде Шабалдин.

Доктор билгеләп үткәнчә, хроник стресс онкологик авырулар үсешенә дә китерә ала.

Чыганак – Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев