Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Шикәр диабеты – замана авыруы

Бөтендөнья сәламәтлек сак-лау оешмасы китергән саннардан күренгәнчә, бүгенге көндә дөньяда 180 миллионнан артык кеше шикәр диабетыннан интегә

Соңгы елларда шикәр диабеты барлыкка килү сәбәпләренә экологик вәзгыятьнең катлаулануы, һаваның пычрануы, азык-төлектә химик кушылмаларның күп булуы да өстәлгән. 

Татарстанда 100 меңнән артык кешенең тормышы инсулинга бәйле, шуларның 700е – балалар. Белгечләр фаразлавынча, 2030 елда шикәр диабеты белән авыручылар саны икеләтә артырга мөмкин. 

Шикәр авыруы дәвалануга бирелми торган чир булып санала. Табиблар билгеләп үткәнчә, шикәр диабеты – организмда инсулинның җитешмәве яки аның хәрәкәте түбәнәю аркасында барлыкка килгән эндокрин авыру.

– Шикәр авыруының ике төре бар. Беренче төре, гадәттә, балачакта яки яшүсмерлек чорында барлыкка килә. Икенче төре исә, 40 яшьне узгач үзен сиздерә, – ди район хастаханәсенең участок терапевты Алсу Таишева. – Шунысы кызганыч: соңгы вакытта бу төр авыру балаларда да еш күренә. Бүгенге көндә район буенча шикәр диабеты белән 9 бала исәптә тора. Диабетның беренче төре белән 55 кеше, икенче төре белән 720 кеше исәпләнә. Инсулин җитмәү аркасында матдәләр алмашы бозыла, канда глюкоза дәрәҗәсе арта. Шулай ук сидек белән дә зур дәрәҗәдә глюкоза бүлеп чыгарыла. Гадәттә, глюкоза организмның һәрбер күзәнәге өчен биологик ягулык чыганагы булып тора. Матдәләр алмашы бозылу сәбәпле, тән күзәнәкләре шикәрне кирәкле дәрәҗәдә үзләштерә алмый башлый. Нәтиҗәдә күзәнәкләрнең “ачлыгы” башлана, кеше ябыга, хәлсезләнә башлый. Ә ризык кабул итү кандагы глюкоза дәрәҗәсен арттыра, бу исә авыру симптомнарын көчәйтә.

Икенче тип шикәр чире – киң таралган авыру. Ул бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне борчый. 

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 14 ноябрь саныннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев