Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлек саклау министрлыгы диагностика җиһазлары яңартылган сырхауханәләрне атады

Татарстанның кайбер район хастаханәләре сырхауханәләрендә диагностика җиһазлары яңартылды. Алар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программасы буенча кайтарылган.

Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсенең 1нче сырхауханәсендә яңа флюорографик цифрлы аппарат пәйда булачак. 

Яшел Үзәннең Мирный микрорайонындагы 3нче сырхауханәдә дә яңа флюорографны монтажлау бара.

Менделеевск Үзәк район хастаханәсе сырхауханәсенең рентген бүлегенә программа буенча беренче тапкыр маммограф кайтарылган. 

Әлки районында Базарлы Матак Үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча «Ренекс» күчмә рентген аппараты һәм УЗИ аппараты белән тәэмин ителгән. 

​​​​​​

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев