Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 89 чакыру һәм мөрәҗәгать булган
Сәламәтлек

Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 89 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

Дәвалану өчен 5 райондашыбыз хастаханәгә салынды

Соңгы дүрт көн эчендә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 89 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 11е – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре, 43е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, 21 кеше кискен респиратор вирус авырулары белән мөрәҗәгать иткән. “Дәвалану өчен 5 райондашыбыз хастаханәгә салынды. Йөрәк өянәге белән – биш, инсульт белән дүрт кеше, кулын эт тешләп сындырган бер ир-ат ашыгыч төстә Әлмәт хастаханәсенә озатылды”, – дип хәбәр итә ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото:Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев