Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Район үзәк хастаханәсенең 2024 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды

йон үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләймановның 2024 елда хастаханәнең эшчәнлеге һәм 2025 елга бурычлары турында чыгышы тыңланды.

Кичә З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район үзәк хастаханәсенең 2024 елдагы эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Вера Семенова, Әлмәт районара күппрофильле хастаханә баш табибы Гөлсинә Шәмсиева, Әлмәт, Лениногорск, Сарман һәм Мөслим районнары буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Ирина Хәйруллина һәм үзәк хастаханә хезмәткәрләре катнашты.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләймановның 2024 елда хастаханәнең эшчәнлеге һәм 2025 елга бурычлары турында чыгышы тыңланды. Вера Семенова хастаханәнең узган елдагы эшчәнлегенә бәя биреп, агымдагы елга бурычлар билгеләде. Куратор Гөлсинә Шәмсиева шулай ук уртак хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикерләрен җиткерде.

Киңәшмәне йомгаклап, район халкының сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә куйган тырыш хезмәтләре өчен бертөркем алдынгыларга министрлыкның, район башлыгының һәм үзәк хастаханәнең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Фәридә Гайнетдинова репортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев