Профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы булып прививка ясау тора
Сәламәтлек

Профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы булып прививка ясау тора

Бүгенге көнгәчә 6208 райондашыбызга вакцинация ясалган

Грипп – авыр вируслы йогышлы авыру. Гриппның төп симптомнары – югары тән температурасы, баш, буыннар һәм мускуллар авыртуы. Профилактиканың иң нәтиҗәле ысулы булып гриппка каршы прививка ясау тора. Бүгенге көнгәчә 6208 райондашыбызга вакцинация ясалган, шуның 2788 дозасы – балаларга. "Авырганда, йөрәк-кан тамырлары, иммун һәм башка системаларга йөкләнеш арта. Күп сыеклык эчәргә кирәк. Кайнар чәй, карлыган яки мүк җиләгеннән ясалган морслар, минераль суларның файдасы зур”, – ди эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

Фото:Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев