“Озак һәм актив гомер” өчен: Мөслим авыл халкын мобиль поликлиника ничек дәвалый?
Мөслимгә берничә ел дәвамында мобиль поликлиника килә. Авыл халкы тар профильле белгечләрне, табибларны көтеп ала
Мөслимгә берничә ел дәвамында мобиль поликлиника килә. Авыл халкы тар профильле белгечләрне, табибларны көтеп ала.
Иске Карамалы авылында табиблар эшләде. Кардиолог, невролог, терапевт, дерматовенеролог, эндокринолог, акушер-гинеколог, кан тамырлары хирургы, күз табибына бер атна дәвамында 197 кеше күренгән.
– Иске Карамалы табиб амбулаториясенә Үрәзмәт, Октябрь, Әмәкәй, Иске Карамалы җирлекләре беркетелгән. Бу җирлекләрдә гомер итүче барлыгы 1850 кешегә медицина хезмәте күрсәтелә. Иске Карамалы амбулаториясенә беркетелмәсәләр дә, Баек, Тат.Бүләр якларыннан да киләләр. Мобиль поликлиника киләсен белеп, Иске Карамалыга берничә авыл халкы җыелды. Белгечләргә күренергә теләгән кешеләрнең кан анализларын алдык. Бер атна дәвамында көн саен 30-45 кеше кеше табибка күренде. Табиблар кан анализларын карап, кан басымнарын үлчәп төрле дәвалану бирделәр. Кайберәүләргә көн саен дару эчеп торасы. Кемнеңдер холестерины югары. Йөрәк тибеше бозылу да күп очрый. Даруны да күпләр дөрес эчми. Берәүгә булышкан дару икенче кешегә ярдәм итми. Өлкәннәр арасында шикәр чире күп очрый. Мобиль поликлиника белән килгән күз табибы дүрт райондашыбызны операциягә чакырып китте китте. Былтыр белгечләр ике кешедә күз авырулары ачыкланган иде, аларның икесенә дә операция ясалды, – ди Иске Карамалы табиб амбулаториясенә шәфкать туташы Зифа Галеева.
Иске Карамалы табиб амбулаториясендә ятып дәвалана торган 10 көндезге койка эшли. Биредә авыруларга табиб күрсәтмәсе буенча уколлар ясала, система куела, электр дәвалануы үткәрелә. Тикшерү вакытында мобиль поликлиника белгечләре 22 райондашыбызда йөрәк-кан тамырлары һәм башка төр авырулар ачыклаган булган.
“Мобиль поликлиника”да район хастаханәсендә булмаган табиблар килә. Бәлкем, шуңадыр, авыл халкы бу белгеләргә ашыга-ашыга күренергә тырыша. Түләүсез нигездә булуы да йөрәккә сары май булып ята ди, райондашларыбыз.
– Соңгы елларда йөрәк авырулары, инсульт очраклары күбәйде. Ашказаны белән интегүчеләр дә бар. Нәселдән килгән онкология чирләре дә күзәтелә. Шунысы игътибарга лаек, табиблар хәтта консультациягә килүчеләрнең ничек туклануы хакында да сораша. Яшьләр күбрәк интернет челтәрендәге киңәшләргә ышанса да, өлкән буын ак халат кигән табибка, шәфкать туташына күбрәк ышана. Кемдер тикшеренүләрдән соң тынычланып кайтып китә, шикләре дә тарала. Кемдер авыру җитдиләнеп киткәнче дәвалану мөһимлеген аңлап, вакытны сузмау хәерлерәк икәненә төшенә. Вакытында диспансеризация узу авыруларны вакытында кисәтергә һәм дәваларга мөмкинлек бирә, – ди табиблар.
Әйе, бөтен кеше дә районга чыгып китә алмый. Авыл җирендә яшәүче өлкәннәр өчен табибларның килеп тикшерүе зур сөенеч. Сәламәтлек – беренче урында булырга тиеш!
«Озак һәм актив гомер» милли проекты россиялеләргә үз сәламәтлеген контрольдә тотарга ярдәм итә. Моңа даими диспансеризация системасын үстерү булышлык итә.
Лилия Шәймиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев