Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мөслимлеләргә осталык дәресе үткәрелде

Сервер йөреше буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы тренеры Василий Стрелков мөслимлеләргә осталык дәресе үткәрде.

Бүген "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында скандинавия йөреше буенча күп еллык стажы булган инструктор, спорт туризмы буенча III категорияле судья, сервер йөреше буенча Россия чемпионатында Татарстан Республикасы җыелма командасы тренеры Василий Стрелков мөслимлеләргә осталык дәресе үткәрде.

"Сәламәтлек бишьеллыгы" муниципаль проекты кысаларында оештырылган мастер-класста район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, җирлегебезнең лаеклы ялдагы ветераннары, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев