Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Сәламәтлек

Мөслим үзәк хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале үтте

Мөслимнән максатый юнәлеш белән укырга киткән якташыбыз туган җиргә кайтып эшләвен түземсезләнеп көтүен әйткән

Һөнәргә юнәлеш бирү максатыннан Мөслим үзәк хастаханәсендә "Ак халатлы фәрештәләр" фестивале үтте.

Чарага районыбызның 9 һәм 11 сыйныфларында белем алучы, алга таба укуларын медицина юнәлешендә укуын дәвам итәргә теләүче укучылары Казан Дәүләт Медицина Университеты вәкиле белән очрашуга килде. Иң кызыклысы: бу егет үзебезнең Мөслим егете Ранельд Кинарский булган. Ул бүгенге көндә КДМУда 5 курста белем ала. Мөслимнән максатый юнәлеш белән укырга киткән якташыбыз туган җиргә кайтып эшләвен түземсезләнеп көтүен әйткән.

"Шулай ук ул укырга керү нечкәлекләре, факультетлар белән кыскача таныштырып үтте. Университетта үтәчәк "Ак халатлы фәрештәләр" фестивалендә катнашырга чакырды. Очрашуны терапия бүлеге һәм КТ бүлегенә экскурсия белән тәмамладык", - дип хәбәр итәләр безгә Мөслим гимназиясеннән.

Фотолар - район үзәк хастаханәсеннән һәм Мөслим гимназиясеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев