Медицина хезмәткәрләре бәйрәм ялларында да эшләде
Сәламәтлек

Медицина хезмәткәрләре бәйрәм ялларында да эшләде

11 көн эчендә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 254 чакыру һәм мөрәҗәгать булган

“Бик күп райондашларыбызга кискен респиратор вирус авыруы диагнозы куелды. Авыручылар арасында кечкенә балалар да бар. Өлкәннәр арасында югары кан басымы белән җәфаланучылар күп. Йөрәк өянәге белән, баш миенә кан савып биш райондашыбыз ашыгыч төстә Әлмәт хастаханәсенә озатылды. Алкоголь белән агуланган өч ир-атка, көнкүрештә тән җәрәхәтләре алган җиде райондашыбызга ярдәм күрсәтелде. Дәвалану өчен 15 кеше район хастаханәсенә салынды”, – дип хәбәр итте ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Ләйсән Гыйзетдинова.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев