Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Картлык шатлык түгел

Ни өчендер өлкәннәрне без хәтере начар, хәлсез, сыкранып көчкә аягында басып торучы кешеләр итеп күзаллыйбыз. Болай булырга тиеш түгел.

Хөкүмәтебез дә өлкәннәрнең сәламәтлегенә зур әһәмият бирә. “Демография” милли проекты кысаларында һәр поликлиникада гериатрия кабинетлары ачылды. Мөслим үзәк шифаханәсендә у кабинет 2018 елдан бирле эшли. Гериатрия табибы шәфкать туташы белән берлектә 60 яшьтән өлкәнрәк пациентларга төрле тестлар, анкеталар, үлчәүләр ярдәмендә анализ ясый һәм гериатрик синдромнарны ачыклый. Кирәк булса, башка белгечләргә юллый һәм участок табибы белән берлектә тернәкләндерү планын төзи.
Хәзер тормыш дәрәҗәсе югары, медицина елдан-ел үсә. Нәтиҗәдә кешеләр дә озаграк яши. Шул уңайдан сәламәтлек саклау министрлыгына яңа максатлар куела, шуларның берсе – өлкәннәр авыруларын дәвалау.
Ни генә дисәк тә, картлык шатлык түгел. Бу чор медицина ягыннан да катлаулы, чөнки яшь барган саен онкология, йөрәк, нерв авырулары саны арта.
Статистика буенча, үлем очракларының төп сәбәбе – йөрәк һәм кан тамырлары авырулары. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фикеренчә, 80 процент очракта инфаркт һәм инсультны кисәтергә мөмкин.

Алсу Таишева, район хастаханәсенең гомумпрактика табибы.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 декабрь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев