Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Картлык шатлык булмаса да...

Районыбызда 65 яшьтән өлкән кешеләргә диспансерлаштыру үткәрелә.

Медицина тикшерүе “Демография” милли проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында аз хәрәкәтләнүче гражданнарга хезмәт күрсәтү, ихтыяҗ булганда, планлы госпитализация үткәрү күздә тотыла.

Узган атнада Катмыш авылында яшәүче өлкәннәрне поликлиникага алып килделәр. Өлкәннәр тар белгечләргә күренде.

– Проект районда 2019 елда эшли башлады. Өлкәннәрне диспансерлаштыруга махсус машина йөртә. Автотранспортта мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус урын каралган, – ди “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Рәмилә Гыйльметҗанова.

“Демография” милли проекты өлкәннәрдә еш очрый торган авыруларны ачыклау һәм тиешле ярдәм күрсәтү мөмкинлеген арттыра. Районда быел 1300 өлкән кешегә квота бирелгән, шуларның 1173е диспансерлаштыру узган. 221 кешенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев