Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Кадрлар мәсьәләсе хәл ителер кебек

Район үзәк хастаханәсенә һәм поликлиникага яшь табиблар кайтты

Тар профильле белгечләргә районыбызда кытлык иде. Әлеге мәсьәлә “Сәламәтлек саклау” федераль проекты кысаларында уңай чишелеш ала башлады.

– Авыл халкына лаеклы яшәү һәм эшләү, матур гаилә кору, балалар үстерү өчен тиешле шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Авылларда заманча ФАПлар төзелә, медицина учреждениеләренә яшь белгечләрне җәлеп итү өчен хөкүмәтебез кызыксындыру чараларын куллана. “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программалары әлеге эш юнәлешләрен күз уңында тотып гамәлгә ашырыла. Проектлар халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын үстерүгә юнәлтелгән. “Авыл табибы”, “Авыл фельдшеры” программалары районга 23 белгечне җәлеп итәргә булышты, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләйманов.

Район поликлиникасына участок табиблары Айгөл Фәхертдинова, Эрбол Бопоев, Альбина Исламова, хастаханәгә хирург Абдуллазбек Улугбеков, хирург-онколог Руслан Галимов кайтты.

– Кайберәүләр: “5 ел эшлим дә шәһәргә китәм”, – дип кайта. Мин акчага кызыгып кайтмадым. Үзем туып-үскән җирдә кешеләргә файдалы булып яшисем һәм эшлисем килә! Мөслим гимназиясен тәмамлагач, үз көчем, үз белемем белән Ижевск медицина университетының “Дәвалау эше” факультетына укырга кердем. Уку йортын тәмамлагач, ярый әле элекке кебек юллама белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән авылларга җибәрмиләр! Бик теләп район поликлиникасына эшкә кайттым. Укыган чорда практиканы да Мөслимдә үткән идем. Тәҗрибәле табиблар кул астында яшьләргә бик күп нәрсәгә өйрәнергә, һөнәрнең асылына төшенергә мөмкин, теләк кенә булсын! – ди Альбина Исламова.

Сер түгел: яшь белгечләрнең кайтуы район сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар потенциалын ныгытучы һәм заманча медицина технологияләрен кертүгә ярдәм итүче мөһим вакыйга булып тора.

– Яшь табиблар районыбызда медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга үз өлешләрен кертерләр, дигән ышанычта калам. Һөнәр яңа перспективаларга юл ачсын, рәхмәтле пациентлар һәм шатлыклы мизгелләр күбрәк булсын иде. Кайберәүләр яшь белгечләргә шикләнеп карый, ышанып бетми. Яшьләр яңалыкка омтыла, заманча фикеләүләре белән аерылып тора. Киләчәк – яшьләр кулында! – ди Яңа Карамалыдан Филиза Фарухшина.

“Авыл докторы” программасы авылда эшләргә те-ләүче медицина хезмәткәрләренә мотивация булып тора. Аның максаты – авылларда табиблар җитмәү мәсьәләсен чишү.

– Мин Үзбәкстанның Фирганә шәһәрендә туып-үстем. Ростов медицина университетында “Дәвалау эше” факультетында белем алдым. 4 курстан – ашыгыч ярдәм бүлегендә “медбрат” булып, 5 курста шәһәр хастаханәсендә реанимациядә эшләдем. Ул вакытта коронавирус авыруының “кызган” чагы иде. Мөслим районына очраклы рәвештә килдем, дияргә була. Ямал-Ненец автоном округының Тарко-Сяхе шәһәрендә эшләгәндә, Мөслим хастаханәсендә табиб-хирург вакансиясе барлыгын белдем. Мөслимне, аның халкын бик тиз үз иттем. Грыжа, гемиктомия буенча операцияләр ясарга туры килде, – ди хирург Абдулазбек Углугбеков.

– Диплом алган яшь белгечтә “Кайда эшләргә?” дигән сорау туа. Туган җирдә чирканчык алу, хезмәт юлын туган җирдә башлау – зур бәхет! “Авыл докторы” программасы авылларга белемле яшь белгечләр кайтуга алга таба да зур этәргеч булсын иде! – ди Айгөл Фәхертдинова.

 

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев