Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Инсульт булу куркынычы

Мэриленд университетының Медицина мәктәбе (UMSOM) тикшеренүчеләре кан төркеменең иртә яшьтә инсульт булу куркынычы белән бәйләнеше турында белдерде. Каны икенче төркемгә караган кешеләрдә баш миендә кан әйләнеше кискен бозылу куркынычы (инсульт) беренче төркем вәкилләренә караганда зуррак булган, дип хәбәр итә aif.ru сайты Neurology фәнни журналына сылтама белән.

Табибларның нәтиҗәләре инсульт кичергән 17 мең пациентны һәм 600 меңгә якын сәламәт кешене күзәтү барышында алынган мәгълүматларга нигезләнгән. Бу хакта «Российская газета» яза.

А.И.Евдокимов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина-стоматология университетының производство һәм клиник трансфузиология кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, трансфузиолог Сергей Донсков билгеләп үткәнчә, тикшеренүчеләрнең нәтиҗәләре кан төркеменең төрле чирләр белән бәйләнеше турындагы заманча белемнәргә нигезләнә.

«Бу канның ою сәләте белән бәйле», - диде ул һәм «каны икенче төркемгә караган кешеләрдә тромб һәм тромбоэмболия куркынычы – югары, ә беренче төркемгә караган кешеләрдә түбән булуы күп тапкырлар раслануы турында» искәртте.

Ә инсульт нәкъ менә баш миен кан белән тәэмин итә торган кан тамырларында тромблар хасил булу аркасында барлыкка килә.

Соңгы тикшеренү барышында алынган мәгълүматлардан файдаланып, белгечләр инсультны (һәм аны гына да түгел) кисәтү өчен нәтиҗәле программа булдырырга ниятли. Бу тромбоз куркынычы югары булган башка чирләрне кисәтүдә дә актуаль булырга мөмкин.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев