Ике райондашыбызга “инфаркт” диагнозы куелды
Соңгы арада райондашларыбыз югары кан басымы белән интегә. Моңа һава торышының кискен үзгәрүе дә тәэсир итә.
Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы араларда 87 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. “Соңгы арада райондашларыбыз югары кан басымы белән интегә. Моңа һава торышының кискен үзгәрүе дә тәэсир итә. Ике райондашыбызга “инфаркт” диагнозы куелып, Әлмәт хастаханәсенә озатылды. 1977 елгы хатын-кызны үпкә ялкынсынуы белән Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә илттек. Өлкәннәрдә дә, балаларда да вируслы кискен респиратор авырулар күзәтелә. Югары температура белән, томау төшеп, бума ютәл белән мөрәҗәгать итүчеләр күп. Бу чорда витаминнар кабул итү, дөрес туклану, организмны ял иттерү мөһим”, – ди ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Ләйсән Гыйзетдинова.
Фото - "Татар- информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев