Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Гомер озынлыгы арта

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов шулай дип белдерде.

 Район үзәк хастаханәсенең киңәйтелгән хисап утырышы үтте. Коллегия эшендә ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов һәм район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.

Кунаклар иң элек район үзәк хастаханәсендә маммография кабинетын ачу тантанасында катнашты. Кабинетны җиһазларга хастаханәнең даими иганәчесе, “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов ярдәм иткән.

– Илгиз Исламов һәрдаим ярдәм күрсәтә. Инвалидлар ункөнлегендә дистәдән артык райондашыбыз аның адреслы ярдәмен ала. Соңгы 2 елда ул район хастаханәсенә 20 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтте. Маммография кабинетын, компьютер томографиясе кабинетын ремонтлау, лабораториянең җылылык системасын төзекләндерү, яңа җиһазлар алу – барысы да Илгиз Исламов ярдәме белән башкарылды. Гемодиализга йөрүче рай-
ондашларыбызга автобус та алып бирде. Без шундый киң күңелле, ярдәмчел райондашыбыз белән бик горурланабыз! Сәламәтлек саклау министрлыгы да мөрәҗәгатьләребезне игътибарсыз калдырмый. Маммография, компьютер томографиясе аппаратларын министрлык ярдәме белән алдык, – диде район башлыгы.

Кызыл тасманы кискәннән соң, кунаклар бүлмәгә үтте, маммография аппаратын карады.

– Мөслим районы игелекле эшләргә бай. Сезнең район мисалында без иганәчеләрнең ярдәмен ачык тоябыз. Үз вакытында хастаханәне, поликлиниканы да иганәчеләр ярдәме белән төзекләндердек. Яңа җиһазлар алынды. Бары тик Мөслимдә генә шулай. Сезнең аурагыз бик яхшы. Илгиз Исламовка без дә рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде министр урынбасары.

Киңәйтелгән хисап утырышында баш табиб Дамир Сөләйманов Мөслим үзәк хастаханәсенең узган елдагы эшчәнлеге һәм 2026 елга бурычлар турында сөйләде. 2025 елда район халкының гомер озынлыгы уртача 74,3 ел тәшкил иткән. Ир-атларның уртача гомер озынлыгы – 68,9 яшь (2024 елда 67 яшь булган), хатын-кызларның 85,35 яшь тәшкил итә (2024 елда 82,7 яшь). Тәүлеклек стационар шартларында узган ел 2705 пациентка 69,8 миллион сумлык медицина ярдәме күрсәтелгән. Көндезге стационарда 1757 кеше дәваланган.

– Безнең эшнең стратегик мөһим юнәлешләренең берсе – профилактик медицина тикшерүләре. Әлеге тикшерүләрне үтүче райондашларыбыз ел саен арта бара, бу шатландыра. Узган ел профилактик чаралардан 9166 кеше файдаланды. Шул исәптән 7499 кеше авыруның билгеле бер төркемнәренә диспансерлаштыру үтте, – диде баш табиб.

Министр урынбасары Илдар Фатихов хастаханәнең эшчәнлегенә бәя бирде.

– Республикада үлүчеләр саны – 11,2 процент, Мөслим районында ул 15,8 процентны тәшкил итә. Шунысы куанычлы: лаеклы ялга чыгу вакытының артуына, өлкән яшьтәгеләрнең күп булуына карамастан, үлем күрсәткечләре кими. Профилактик чаралар эшли, хастаханәләр, югары технологияле үзәкләр авыруларны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Мөслим районында үлүчеләр саны кимү шуның мисалы булып тора, – диде Илдар Фатихов. – Балалар аз туу борчый. Район җитәкчелегенең башка органнар белән берлектә бала табучыларга ярдәм итү үрнәкләрен булдыруы сезнең бу юнәлештә эзләнүегезне дәлилли. Район хастаханәсе эшчәнлеге буенча сораулар юк. Гомумән алганда, күрсәткечләр гомуми республиканыкыннан начар түгел. Хастаханәгә даими ярдәм итүче иганәчеләргә рәхмәтебезне җиткерәбез. Халык сәламәтлеген саклауда бердәм булып хезмәт куйыйк!

Район башлыгы Альберт Хуҗин хастаханә коллективының район җитәкчелеге белән тыгыз элемтәдә эшләвен,
районда узган һәр чарада актив катнашуын билгеләп үтте. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәтен белдереп, коллективка уңышлар һәм сәламәтлек теләде.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2026 ел 20 февраль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев