Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Сәламәтлек

Эссе көннәрдә сак булыгыз!

Ашыгыч ярдәм табибы сәламәтлекне ничек сакларга киңәш итә

“Бу көннәрдә аномаль кызулык саклана. Саклык чаралары күрелмәгәндә, эсселек сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Кондиционерлы бүлмәләрдә салкын тиюдән сакланырга кирәк, кондиционердагы температура +23 градустан да түбән булырга тиеш түгел. Көндез тәрәзәләр ябык, пәрдәләр төшерелгән булса яхшырак. Эссе көннәрдә йөрәк авырулы кешеләргә аеруча игътибарлы булырга, күбрәк су эчәргә кирәк. Алкогольле, газлы эчемлекләр, кәһвә, куе чәйләр эчәргә киңәш ителми. Дөрес туклану да мөһим. Җиңел ашамлыклар –  яшелчә, җиләк-җимеш, балык, әче сөт продуктлары сайлагыз. Артыгын ашамагыз, бу организмга өстәмә йөкләнеш тудыра. Майлы, кыздырылган ризыктан, фастфудтан баш тартыгыз” ,– дип кисәтә ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев