Диспансерлаштыруны вакытында узыгыз
Быел Мөслим поликлиникасында 8601 кеше диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерү узган.
Шулардан 4572 кеше –18 яшьтән 64 яшькә кадәрге гражданнар, 2979 кеше – 65 яшьтән өлкәнрәкләр. “Сәламәтлекнең алтын кагыйдәсе – даими хәрәкәттә булу, дөрес туклану, зарарлы гадәтләрдән баш тарту һәм организмдагы үзгәрешләргә игътибарлы булу. Профилактик медицина тикшерүе, диспансерлаштыруны вакытында узыгыз һәм якыннарыгызга да бу чараларның мөһимлеген искәртегез!” – дип хәбәр итә район поликлиникасы шәфкать туташы Айгөл Гамирова.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев