Сәламәтлек

Диспансеризация яңара: ветераннарга — психологка, 40тан өлкәнрәкләргә — өстәмә анализлар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы диспансеризация үткәрү кагыйдәләрен үзгәртергә җыена. Бу хакта РИА Новости агентлыгына медицина профилактикасы буенча баш штаттан тыш белгеч Любовь Дроздова хәбәр итте.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация үткәрүнең яңа тәртибе проектын әзерләде. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр билгеле бер төркемнәр өчен тикшеренүләр җыелмасын тагын да киңәйтә», – дип белдерде Дроздова.

Аның сүзләренчә, яңартылган программада сугыш хәрәкәтләре ветераннары өчен гарантияләр киңәйтеләчәк. Шул рәвешле, алар өчен психолог белән консультация узу мәҗбүри булачак. Аны диспансеризациянең беренче көнендә, ә мөмкин булмаганда шәһәрдә яшәүче ветераннар өчен - өч көннән, авылда яшәүчеләр өчен ун көннән дә соңга калмыйча үткәрәчәкләр.

Шулай ук липид профилен бәяләүне кертү планлаштырыла. Аны 18-39 яшьлек россиялеләр өчен - елга бер, 40 яшьтән олырак гражданнар өчен өч елга бер тапкыр үткәрәчәкләр. Өстәмә рәвештә һәр пациентка гомерендә бер тапкыр атеросклероз үсешенә анализ ясалачак.

Шулай ук Дроздова яңа тәртиптә үпкәләрнең түбән дозалы томографиясенә юллама бирү критерийларына төгәллек кертеләчәген әйтте.

65-75 яшьлек тәмәке тартучы ир-атларга, шулай ук туганнарында аорта аневризмасы булган россиялеләргә әлеге кан тамырына УЗИ үткәреләчәк, дип өстәде ул.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-rossii-planiruyut-obnovit-poryadok-provedeniya-dispanserizacii-5928650

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев