Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирне иртә ачыклаган очракта савыгу ихтималы 90 процент

Бу төр чир белән күбрәк 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар авырый.

Күкрәк яман шеше – онкология авыруларының иң таралган төре. Бу төр чир белән күбрәк 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар авырый. Чирне иртә ачыклаган очракта савыгу ихтималы 90 процент һәм аннан да югарырак. “40 яшькәчә хатын-кызларның биз структурасы үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, маммография аппараты дөрес мәгълүмат бирми. 40 яшьтән соң биз тукымасы әкренләп май тукымасына алыштырыла, ул яхшы күренә һәм теләсә нинди формацияләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. 40 яшьтән соң хатын-кызлар – ике елга бер тапкыр, 45 яшьтән соң ел саен тикшерү үтәргә тиеш. Бүгенге көнгә 66 хатын-кызга күкрәк яман шеше диагнозы куелды”, – дип хәбәр итә район хастаханәсенең онкология кабинеты шәфкать туташы Дилбәр Шабаева.

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев