Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Сәламәтлек

Планлаштырылган, көтеп алынган булсын!

Хәзер бала төшү очраклары кимеде кебек. Хатын-кыз организмы махсус препаратлар белән дә ныгытыла. Алар йөккә узганчы һәм йөклелек чорында да кулланыла.

Соңгы елларда демографик хәл, аерым алганда, балаларның аз тууы җәмгыятьне борчуга салды. Ил җитәкчелеге бала табучылар санын арттыру өчен төрле программалар, гаиләләргә, яшь әниләргә ярдәм чараларын эшли. Әмма аңа карап кына бала табучылар саны артмый...

Гаилә корып яши башлагач, еллар дәвамында авырга уза алмаучы хатын-кызлар бар. Төрле табибларга йөрү дә уңай нәтиҗә бирми. Сәбәбе нидә? Бу сорауга җавап табу максатыннан район хастаханәсендә 40 ел акушер-гинеколог булып эшләүче, югары категорияле табиб Люция Идрисовага мөрәҗәгать иттек.

– Бүген ир дә, хатын да сәламәт булып та балага уза алмаучы хатын-кызлар байтак. Моның сәбәпләре төрле. Яшьләрнең күбесе җенси тормышны бик иртә башлый. Гормональ препараталар кулланучылар бар. Алар да йөклелеккә узуны тоткарларга сәбәп була ала. Күпчелек кызлар, ябыгабыз дип төрле дару-препаратлар эчә, дөрес тукланмый яисә ач йөри. Болар да авырга узуга киртә була ала. Сәламәт тормыш алып бармау, дөрес тукланмау да хатын-кыз организмында эзен калдыра. Һәр хатын-кыз киләчәктә әни булачагын онытмаска, сәламәтлегенә җаваплы карарга бурычлы, – ди Люция Идрисова.

Әлбәттә, әйләнә-тирә мохитнең дә организмга тәэсире бар. “Кемнеңдер организмы көчле: авыруларга каршы тора ала, ә кайберәүләр тискәре йогынтыларга тиз бирешүчән була”, – дип билгеләп үтте Люция ханым. Табибә хатын-кызларга гына түгел, һәркемгә көн сен иртән яхшы итеп тукланырга киңәш итә. Иртәнге аш көч тупларга, энергияне сакларга ярдәм итә: “Ботка, йомырка, сыр, эремчек кебек ризыклар белән туклану файдалы”, – ди ул.

Хәзер бала төшү очраклары кимеде кебек. Хатын-кыз организмы махсус препаратлар белән дә ныгытыла. Алар йөккә узганчы һәм йөклелек чорында да кулланыла. 

Яралгының әни эчендә үлү очракларын да еш ишетергә туры килә. Моның төп сәбәбен белгечләр хатын-кыз организмына төрле инфекцияләр керү белән бәйләп аңлата. 

– Булачак әниләр сәламәтлекләрен кайгыртырга, йөклелекне алдан ук планлаштырырга тиеш. Авырга узганчы ук табибка күренеп, кирәкле анализлар бирергә, нинди дә булса тайпылышлар яисә проблемалар булганда, табиб билгеләгәнчә дәваланырга кирәк. Табиб хатын-кызны әни булырга әзерли. Балага узу алдан планлаштырылырга, көтеп алынган булырга тиеш. Хатын-кыз яшьтән үк үз сәламәтлегенә, әни булгач, кызларының сәламәтлегенә дә игътибарлы булсын иде. Булачак әтиләр дә сәламәтлекләрен кайгыртып яшәсен, табибларга барудан баш тартмасыннар иде. Бары шул очракта гына әни булу сөенечен, сәламәт бала сөю шатлыгын кичерә алырсыз, – ди бик күпләрнең кендек әбисе булган, ТР Атказанган табибәсе Люция Идрисова.

Һәркем сәламәтлеге хакында үзе кайгыртырга бурычлы. Булачак әниләр бигрәк тә. Һәр хатын-кыз елга бер тапкыр булса да гинекологка күренергә, үз сәламәтлеге хакында хәбәрдар булырга тиеш. Сәламәт әти-әнидән генә сәламәт бала туа. Яшь гаиләләр бу турыда онытмасын иде.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев