Бу чорда табибларга кискен эчәк инфекцияләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арта
Җылы көннәр микроорганизмнарның үсүе һәм үрчүе өчен уңайлы шартлар тудыра.
Бу чорда табибларга кискен эчәк инфекцияләре белән мөрәҗәгать итүчеләр саны арта. Җылы көннәр микроорганизмнарның үсүе һәм үрчүе өчен уңайлы шартлар тудыра. Бу бигрәк тә азык-төлек продукциясен саклау шартлары үтәлмәгәндә күзәтелә. Эчәк авыруларын кузгатучы микроорганизмнар кешегә ризык, су яки пычрак куллар аша эләгә. Авыруның симптомнары – эч китү, күңел болгану, косу, югары температура, авыз корылыгы, эч авырту, хәлсезлек, баш әйләнү. “Эчәк инфекцияләреннән саклану өчен, ризыкны саклау шартларын үтәүгә, ит, балык һәм йомыркалы ризыкларны термик эшкәртүгә зур игътибар бирергә кирәк. Гигиена кагыйдәләре турында да онытмагыз! Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга, кайнатылган яки шешәләрдә сатыла торган суны гына эчәргә киңәш ителә. Пычрак сулыкларда коену да төрле авыруларга китерә”, – дип кисәтә “Роспотребнадзор” идарәсенең Татарстан Республикасы буенча территориаль бүлеге белгеч-эксперты Алия Баһаветдинова.
Фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев