Балаларны бер генә минутка да ялгыз калдырмагыз!
Сәламәтлек

Балаларны бер генә минутка да ялгыз калдырмагыз!

Ваемсызлык зур бәлагә сәбәп булмасын иде

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 29 июньнән 5 июльгә кадәр үлемнең тышкы факторларга бәйлелеген киметүгә юнәлтелгән атналык үткәрде. “Җәй саен Республика балалар клиник хастаханәсенә ачык тәрәзәләрдән һәм балконнан егылып төшкән балаларны китерәләр. Еш кына моның сәбәбе бер үк: өлкәннәрнең бер минутка игътибарын читкә юнәлтүе фаҗигагә китерә. Балага тәрәзә төбенә эләгү өчен 30 секунд вакыт җитә: чебен-черкидән саклану челтәре баланы тотып тора алмый. Балаларны бер генә минутка да ялгыз калдырмагыз! Ваемсызлык зур бәлагә сәбәп булмасын иде,” – дип кисәтә район хастаханәсенең баш педиатры Резеда Мөҗипова.

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев